Зәй офыклары

Югары Пәнәчедә гомер кичерүче Гайшә Шәрипова - зур хөрмәткә лаек шәхес

Хезмәт сөючән, олы җанлы, мәрхәмәтле, сабыр йөрәкле Гайшә Шәрипова бу көннәрдә 85 яшен билгеләп үттте. Гайшә апа Шәрипова авылыбызның алтын фондына кертерлек шәхес.

Югары Пәнәчедә гомер кичерүче Гайшә Шәрипова хезмәте зур хөрмәткә лаек.
Ул 1936 елда Карман авылында Габдулла абый һәм Бибинур апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Ун баладан икесе генә исән-сау үсә, калган балалар төрле сәбәпләр белән вафат була.
1941 елны Гайшә апаның әтисе Габдулла абыйны сугышка алалар. Биш яшьлек Гайшә апа әнисе белән икәүдән-икәү генә кала. Бибинур апа кечкенә кызчыкны үзеннән бер дә калдырмый. Нинди эшкә кушсалар да кызы белән бергә эшли ул.
- Сугыш вакытында утауга йөри идек. Бик тырышып эшләдем. Кечкенә булсам да, зурлар эшләгән эштә ярдәм итә идем, - ди ул.
Башлангыч белемне Карман авылында , ә 4нче сыйныфтан 7нче сыйныфка кадәр белемне Бигеш мәктәбендә ала. Сыер саварга да иртә өйрәнә. Мәктәп елларында кул белән сыер саварга фермага эшкә йөри. Эшкә батыр кыз авыр хезмәттән бер дә курыкмый.
7нче сыйныфны тәмамлагач, үзеннән шактый зур абый-апаларга ияреп, Пермь якларына урман кисәргә китә. Алты ай урман кисүдә эшләгән кыз, туган якларына исән-имин әйләнеп кайта.
Яшь кызга тимер юл станциясендә дә эшләргә туры килә. Эшләгән акчасына йортка - хуҗалыкка кирәкле әйберләр ала.
Яшьлек еллары - гомернең иң матур, чәчәк кебек еллары. Кичке уеннары белән истә кала торган еллар алар. Гашыйк булулар, саф хисләр, кабатланмас мизгелләр...
1956 елда Гайшә апа Югары Пәнәче егете Миннәхмәт абый белән гаилә корып җибәрәләр. Балалар үстерәләр. Борчу- кайгыларны да бергә җиңәләр. Миннәхмәт абый белән бергә терлекчелектә эшлиләр. 35 ел фермада сыер савучы булып эшләгән Гайшә апаның мактау кәгазьләре, медаль, бүләкләре - тырыш хезмәтен тану нәтиҗәсе.

- Хезмәтне дә кешеләрне дә яратып эшләдем. Хәзерге тормышымнан бик канәгать, ямь табып яшим. Тынычлыкта, саулыкта яшәргә язсын - ди Гайшә апа.
Хезмәт сөючән, олы җанлы, мәрхәмәтле, сабыр йөрәкле Гайшә Шәрипова бу көннәрдә 85 яшен билгеләп үттте. Гаишә апа Шәрипова авылыбызның алтын фондына кертерлек шәхес, -ди Югары Пәнәче мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Фото шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: