Зәй офыклары

Югарышепкәлеләр тагын бер бәйгедә җинү яулады

16-20 майда Мамадыш районы Соколка авылы янында "Куркынычсызлык мәктәбе" дип исемләнгән республика палаткалы лагере эшләде. Анда безнең районнан педагог Раиф Тучин җитәкчелегендәге Югары Шепкә авыл мәктәбе җыелма командасы катнашты. Биш көн дәвамында укучылар кыр шартларында яшәп, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә туплаган белемнәрен гамәлдә сынадылар, каршылыклы полоса аша үтү, гадәттән тыш...

16-20 майда Мамадыш районы Соколка авылы янында "Куркынычсызлык мәктәбе" дип исемләнгән республика палаткалы лагере эшләде. Анда безнең районнан педагог Раиф Тучин җитәкчелегендәге Югары Шепкә авыл мәктәбе җыелма командасы катнашты. Биш көн дәвамында укучылар кыр шартларында яшәп, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә туплаган белемнәрен гамәлдә сынадылар, каршылыклы полоса аша үтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту, беренче медицина ярдәме күрсәтү, хәрби әзерлек буенча ярышлар оештырылды. Палаткалы лагерьны туплау идеясе белән чыккан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе командаларны алга таба да актив катнашырга чакырды. Безнекеләр пешекчеләр бәйгесендә беренче урын алып, махсус дипломнар белән бүләкләнде. Ә мәктәп директорына укучыларны гадәттән тыш хәлләрдә ситуациядән чыгарга өйрәтүгә җитди игътибар бирелүе өчен министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: