Зәй офыклары

Юрий Чучелов: Алда булган уңышны вакытында сыйфатлы итеп җыйнау бурычы тора

Урсай җирлегендә өч фермер хуҗалыгы исәпләнә. Юрий Чучелов крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген җәелдерә бара.

Юрий Яңа Спас авылында туып-үскән. Мәктәптә югары сыйныфларда укыганда комбайн ярдәмчесе булып эшләгән булган. Биредә туплаган осталык, тәҗрибә аңа колхоз рәисе булып эшләргә ярдәм иткән. Шул рәвешле ул колхоз рәисе булып 90нчы елларда эшли. Ә әлеге җаваплы вазифа башкару аңа крестьян-фермер хуҗалыгы булдыруга этәргеч бирә һәм ул 1997 елда үз эшен булдыра. Үсемлекчелек белән шөгыльләнүче фермерның 500 гектардан артык җире бар. Шуның 100 гектары - үзенеке, калганын арендага ала. Фермерның әлеге юнәлештә эшчәнлек алып бару өчен дүрт комбайны, җиде тракторы һәм биш “КамАЗ” машинасы исәпләнә. Өстәвенә, аның ашлык склады, гаражы да бар.
- Лизингта катнашырга теләп дүрт мәртәбә гариза бирдем, әлегә алар үтмәде. Шуңа әлеге программаларга суына төштем бераз, шулай да алга таба тагын тырышып карау теләге юк түгел, - ди фермер.
Ашлык сатуда авырлыклар юк икән. Аңа Зәй авылларыннан һәм республиканың башка районыннан да сатып алучылар килә. Аның хуҗалыгында ике машина йөртүче һәм механизатор эшли. Чәчү һәм урып-җыю кебек сезонлы эшләргә өстәмә кешеләр ала.
- Игенчелектә зур акча эшләп булмый. Ул һава торышына да бәйле фактор бит. Быел гербицидка күп чыгым тоттым. Ел коры килү сәбәпле, алдагы еллардагы кебек зур уңыш көтеп булмый. Узган ел уңыш гектарыннан уртача 35 центнер тәшкил иткән иде, - дип фермер.
Юрий Чучеловның зур ярдәмчесе булып улы Станислав тора. Ул авыл хуҗалыгы эшендә генә түгел, ә төзелеш сферасында да аның алыштыргысыз ярдәмчесе. Шул рәвешле Юрий Чучелов төзелеш фирмасы белән дә танылып килә.
Фермер бу көннәрдә уракка төшкән инде. Аның бөтен хыялы – булган уңышны вакытында сыйфатлы итеп җыйнау. Әлеге максатына ирешү өчен фермер үз кул астында эшләүчеләр белән беррәттән басу-кырлардан кайтып керми. Җәйнең һәр көне кадерле булуын ул бик яхшы аңлап эш итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: