Зәй офыклары

Законсыз эшләүче микрофинанслау оешмасы сайты ябылачак

Зәй шәһәр прокуратурасы шәһәр судына “Будьте богаты” микрофинанслау оешмасы зоконсыз сайтларын ябу буенча гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Прокуратура, әлеге микрофинанслау оешмасының Онлайн-займнар бирү буенча законсыз эшчәнлеге турында гражданнардан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, тикшерү үткәргән.
Микрофинанс эшчәнлеге буенча тикшерү барышында “Будьте Богаты”ның https://mishkazaym.ru сайтында гражданнарга микрозаймнар бирү буенча хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат урнаштырылуы ачыкланган. Шул ук вакытта, күрсәтелгән оешма Үзәк Банкның 2021 ел 1 июнь карары белән дәүләт микрофинанслау оешмалары исемлегеннән чыгарылган. Шуңа күрә ул әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә хокуклы түгел.
Гражданнарга законсыз кредит бирүләрне булдырмау максатында, прокуратура суд тәртибендә әлеге сайтларда урнаштырылган мәгълүматны таратуга юл куймауны сорый.
Зәй шәһәр суды карары белән прокурор гаризасы тулысынча канәгатьләндерелде.
Суд карары үз көченә кергәннән соң, мәгълүмат Роскомнадзор тарафыннан юкка чыгарылачак.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: