Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада район территориясендә печән урлау очраклары теркәлгән.
22 ноябрьдә Зәй районында урнашкан ике сөтчелек-терлекчелек фермасыннан барлыгы 7 печән рулон урлыйлар. Угрылар авылда яшәүчеләр булып чыга. Килгән зыян күләме 18096 сум дип билгеләнә.
Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз