Зәй офыклары

Зәй авыл җирлекләре башлыклары Төгидә фикерләште

Кунаклар Алексеевкадагы Илдар Сәгыйтов, Төгидә Владимир Автомеев шәхси-ярдәмче хуҗалыкларында булды, реконструкциядән соң Төги-Гулькин юлын карады.

Зәйдә җирлек башлыкларының урыннарга чыгулары дәвам итә. Бүген шундый чираттагы утырыш Төги җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Утырыш алдыннан кунаклар Алексеевкадагы Илдар Сәгыйтов шәхси-ярдәмче хуҗалыгында булды. Төгидә капиталь ремонттан соң җирлек бинасын, Владимир Автомеев  шәхси-ярдәмче хуҗалыгын, реконструкциядән соң Төги-Гулькин юлын карады. Семинарның пленар өлешендә Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна  Попова  эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, көн тәртибендә агымдагы елның беренче кварталында авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре, язгы кыр эшләре, янгын куркынычсызлыгы, йорт хайваннары һәм кош-кортлар авыруларын кисәтү  һ.б. мәсьәләләр каралды.

Йомгаклау сүзе белән Разиф Кәримов чыкты.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: