Зәй офыклары

Зәй бакчасында яшь юл инспекторлары акция уздырды

“Уймак кыз” балалар бакчасында яшь юл инспекторлары отряды командиры Айгөл Корнилова җитәкчелегендә «Велосипедтан төш, яшәүне сайла!» дигән акция узды.

Җәйнең иң кызган чагы, юлларда ике тәгәрмәчле транспорт иярләүчеләр күп. Велосипед - уңайлы һәм киң таралган транспорт төре, әмма аның хуҗалары еш кына кагыйдәләрне бозып, юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булалар.

“Уймак кыз” балалар бакчасында яшь юл инспекторлары отряды командиры Айгөл Корнилова җитәкчелегендә «Велосипедтан төш, яшәүне сайла!» дигән акция узды.

Акция велосипедчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан үткәрелде. Велосипедта йөрү зур осталык һәм тәҗрибә таләп итә. Чара барышында велосипедчы хәрәкәт кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш икәнлеге тагын бер мәртәбә искә төшерелде.

Балалар бакчасы территориясенә кергәндә яшь юл инспекторлары белешмәлекләр тараттылар, велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләре турында искәрттеләр.

- Акция уңышлы узды, дип саныйбыз, чөнки юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп тору беркайчан да комачауламый, - диде өлкән тәрбияче Ирина Дубинина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: