Зәй офыклары

Зәй балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте

Зәйнең "Тату гаилә" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр оештырылды.

Укулар вакытында балалар бакчасына янгын сүндерү командасы килгән. Янгын сүндерүчеләр практикада кешеләрне коткару һәм эвакуацияләү алымнарын, беренчел янгын сүндерү чараларын һәм авария-коткару инструментын кулланып эш иткән. Янгын сүндерүчеләр алдына куелган барлык бурычлар да үтәлгән.


Соңыннан янгын сүндерү хезмәткәрләре  урамда һәм бинада балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә корып, педагоглар белән янгыннарны кисәтү буенча инструктаж үткәргән.


- Мондый укулар балалар күңелендә тирән тәэсир калдыра. Алар  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бөтенләй башкача үзләштерелә, исләрендә калдыра. Балалар өчен янгын сүндерүче - кешеләрне уттан коткаручы герой ул. Бакчага янгын сүндерү машинасы керү - үзе зур вакыйга. Хезмәткәрләр балаларга янгын сүндерү машинасының төзелеше турында сөйләделәр. Балалар үзләре дә машинага утырып карады. Балалар очрашудан бик зур уңай эмоцияләр алдылар, - ди бакча мөдире Мария Петрякова.

Фотолар балалар бакчасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: