Зәй офыклары

Зәй балалары чаңгыда, кар чанасында йөреп ял итте

Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да.

20 гыйнварда Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә йөрүче балалар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев инициативасы белән “Чаңгылар чакыра” дип исемләнгән чара оештырылды.

Бу көнне Яңа шәһәрнең урман массивында "Радость" үзәге һәм спорт мәктәбе белгечләре балалар өчен күп сюрпризлар әзерләгән иде. Балалар чаңгы да шудылар, кар чанасында да йөрделәр, Олимпия Чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе буйлап экскурсиядә дә булдылар.

Балалар үзләрен чын чаңгычылар итеп хис иттеләр. Старт алдыннан барысы да чаңгыда йөрү күнекмәләре турында мәгълүмат тыңладылар, ә аннары теорияне практикада тренер-укытучы озатуында ныгыттылар. Финишта чын ажиотаж булды, беркем дә җиңелергә теләмәде. Һәр узышта катнашучыла бер-берсенә ярдәм итеп, көч биреп торды. Финишта  чаңгычыларны кайнар чәй һәм тәмле пирожкилар  көтә иде.

Кар чанасында шуу балаларда тагын да матур тәэсирләр калдырды.  Аннан чарада  катнашучылар Олимпия резервы спорт мәктәбе бинасына күчтеләр. Биредә  балаларны районда чаңгы спорты үсеше тарихы, укыту шартлары, чаңгы мәктәбенең тренерлар составы, чаңгычылар инвентарьлары, тренажер бүлмәләре, спорт белән шөгыльләнү өчен заллар белән таныштырдылар.

Саф һавада актив  ял чарасы малай-кызлар күңелендә  озакка истә калачак, ә спорт мәктәбенә экскурсия, һичшиксез, балалар өчен бик файдалы булды.

Фотолар "Радость" үзәгеннән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: