Зәй офыклары

Зәй балалары физиканы яхшы белүләрен дәлилләделәр

Агымдагы елның 10 гыйнварыннан Казанның “Дуслык” фән олимпиадалары үзәгендә “Олимпка юл” республика фән олимпиадаларының йомгаклау этабы старт алды.

Иң беренче белем ярышы физика фәне буенча оештырылды. Анда олимпиаданың район турында җиңү яулаган VIII-XI сыйныф укучылары катнашты. Нәтиҗәдә безнең Зәй районы укучылары уңышлы чыгышлары белән сөендерде. Ә иң гаҗәпләндергәне - сигезенче сыйныфлар арасында Зәйнең 4нче мәктәбе V сыйныф укучысы Артем Тимофеев җиңү яулавы.

Шулай ук, 7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Дмитрий Кошенков та җиңүче булды.

6нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы Екатерина Трофимова, 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Алина Сабирова призерлар булып танылдылар.

Балаларны олимпиадага физика фәне укытучылары Анатолий Савин, Елена Лукина, Екатерина Курова, Рәфыйга Габидуллина, Марина Ласточкина әзерләделәр.
Хәзерге вакытта Казанда химия фәне буенча олимпиада бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: