Зәй офыклары

“Зәй әбисе” яңа сезонга әзерләнә

Тиздән “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасы яңа сезоны башлана.

Аны ТР Мәдәният һәм Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР КВН оештыра.
Безнең “Зәй әбисе” командасы узган сезонда үзен көчле команда итеп күрсәтеп, финалга җитте. Һәм финал уеннарында киеренке ярышта призлы өченче урынны алуга иреште. Команда составы район мәдәният йорты директоры Фикрәт Сибгатуллин, Бигеш мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина, Карман клубы директоры Рамилә Мөхәсимова, Бура-Киртә мәдәният йорты директоры Рузилә Сәгыйдуллиналардан тора.
"Хәзер мәш килеп яңа сезонга әзерләнәбез. 5 декабрьдә сайлап алу туры узачак. Икенче көнне 1/8 уеннары булачак”, -ди команда капитаны Фикрәт Сибгатуллин.
Әлеге сезонда да “Зәй әбисе”нә сынатмавын, уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: