Зәй офыклары

Зәй дәваханәсендә “Сәламәтлек мәктәбе” эшли башлады

Район үзәк дәваханәсендә яңадан “Сәламәтлек мәктәбе” эшли башлады.

Ул хроник авырулары булганнарга беренче ярдәм күрсәтү, авыру көчәеп китмәсен өчен профилактик чаралар үткәрүне аңлату максатларында уздырыла. Бүгенге дәрес йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылу турында булды. Аны үзәк дәваханәнең баш табибы Айдар Фатыйхов үткәрде. Дәрес тыңларга килгән һәркем үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, шунда ук җаваплар да алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: