Зәй офыклары

Зәй эчке эшләр бүлегендә кызлар да хезмәт куя

Хокук саклау органнарында эшләү һәрвакыт абруйлы булып саналды. Полициядә хезмәт итү башкалар өчен үзләрен куркыныч астына куярга әзер булган кыю һәм игелекле кешеләр эше булды һәм шулай булып кала да.

Җәмәгать урыннарында тәртип, халыкның тынычлыгы һәм үз иминлегенә ышанычы нәкъ менә шуңа бәйле. Район эчке эшләр бүлегенә ел саен яшь хезмәткәрләр эшкә килә. Һәм аларның күбесе киеренке графикка җайлашып, карьера буенча үсәләр, яхшы хезмәт хакы алалар. Район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы яшьләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

 

Кристина Кушникова узган елның октябрендә полициягә эшкә урнашкан. Җәмәгать тәртибен саклау бүлеге инспекторы булып эшли. Көндәлек авыр хезмәткә карамастан, аңа эше бик ошый. Буш вакытларында спорт белән шөгыльләнә, баскетбол уйный.

- Полициядә хезмәт кую ныклы физик формада калырга мөмкинлек бирә. Хезмәт стажым әлеге бик аз. Тәҗрибәле хезмәттәшләрем кирәк булганда бик теләп ярдәм итәләр. Сер түгел, биредә югары белемле яшьләр яхшы хезмәт хакы алып эшли ала,  шулай ук  бушлай юридик белем алу да каралган, - дип сөйли хезмәте турында Кристина.

Кристина - Зәй кызы, шәһәрнең 6нчы мәктәбендә укыган, аннан Казан милли тикшеренү техник университетында икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча белем алган. Ул – эчке хезмәт кече лейтенанты.

“Кристина Анатольевнаның хезмәте оешманың финанс һәм икътисади эшчәнлеген контрольдә тоту, төп средстволарны исәпкә алып барудан гыйбарәт. Бар кеше дә бу эшне булдыра алмый, бу өлкәдә эшләү өчен бухгалтерлык исәбен генә белү җитми, ә  аудит, юридик фәннәр өлкәсендә дә белемле,  аналитик булу таләп ителә”, -ди эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Кәбиров.

Алия Хафизова район эчке эшләр бүлегендә штабны мәгълүмат белән тәэмин итү төркеме инспекторы булып хезмәт куя.  Ул татар гимназиясен тәмамлап, Казан милли тикшеренү техник университетының Чаллы филиалында югары белем алган.

“Зәй эчке эшләр бүлегендә бер ел эшлим. Башта эксперт-криминалист белгечлеге буенча стажировка уздым. Коллективта бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәмләшеп эшлибез. Хезмәтемне яратам. Мәктәптә укыганда баскетбол белән шөгыльләнә идем, хәзер дә вакытым булганда баскетбол ярышларында катнашам, шулай ук бассейнга йөрим”, -дип сөйли Алия үзе турында.

Аның хезмәтендә төп бурычы – җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә статистик мәгълүматлар белән эш итү, үз вакытында тиешле мәгълүмат белән тәэмин итү. “Барлык кәгазь белән бәйле эшләр Алия аша уза. Һәм ул хезмәтенең барлык нечкәлекләренә төшенеп, аны җиренә җиткереп үти”, -ди Ринат Кәбиров аның турында.

Хәзерге вакытта эчке эшләр органнарына 18-40 яшьләрдәге гражданнар хезмәт итә. Һәм аерым таләпләргә җавап бирерлек яшьләрне район эчке эшләр бүлегенә чакыралар.

 

        

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: