Зәй офыклары

Зәй эчке эшләр органы ветераны вафат

Зәй эчке эшләр бүлеге ветераны Әкълимә Мотыгулла кызы Җиһаншина 91 яшендә вафат булды.

Әкълимә Мотыгулла кызы өч дистә елдан артык эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциясе башлыгы вазифаларын башкарды. Балалар, яшүсмерләрне тайгак юлдан китүдән саклап калу өчен күпме тырышлык, көч куйды ул.
Җиһаншиннар хокук саклау органнарында династияләре белән хезмәт куя. Ире – Габделхак Сагындык улы (мәрхүм) район дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәтенә нигез салучыларның берсе иде. Ул 30 елдан артык бүлек башлыгы урынбасары вазифасын башкарды. Кызлары Галия шактый еллар эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы, соңрак аның урынбасары булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Аның кызы Эльмира да эчке эшләр бүлегендә эксперт-криминалист булып хезмәт куйды. Кияүләре Илдар Садретдинов - кизү тору бүлекчәсе хезмәткәре. Кыскасы, Җиһаншиннар - хокук саклау органнарында тырыш хезмәт куйган һәм куючы лаеклы хезмәт династиясе. Аларның гомуми хезмәт стажы 90 елга якын.
Зәй эчке эшләр бүлеге коллективы  Әкълимә Җиһаншинаны һәр бәйрәмдә өенә барып котлады. Бүген алар аның белән хушлаштылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: