Зәй офыклары

Зәй егете Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында грант отты

“Росмолодежь” Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның физик затлар өчен Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында Зәй муниципаль районыннан Данила Багурин җиңү яулады.

Данила “Ишегалды лагере" проекты өчен 550 000 сум күләмендә грант алды.


Конкурс 15 номинация буенча узды. Анда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектларын тәкъдим итте.
Данила Зәй политехник колледжында 4нче курста укый. Ул район студентлар тормышында актив катнаша. Зәй студентлар отрядының штаб командиры. Яшьләрне эшкә урнаштыру һәм җәйге ялын оештыру белән турыдан-туры шөгыльләнә.
-Быелгы җәйдә Зәй шәһәре урамнары һәм паркларында 12 ишегалды лагере оештырырга планлаштырабыз, аларда бер меңләп бала ял итә алачак. Ә грант акчасын лагерьлар кураторларына хезмәт хакы түләүгә, кирәкле булган инвентарьларны алуга тотачакбыз, - ди Данила.
Данилны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм проектны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

 Фотолар шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: