Зәй офыклары

Зәй елгасына төшкән машинада ике кешенең үле гәүдәсе табылган

Бүген Әлмәттә Зәй елгасыннан табылган машинада ике үле ир-ат гәүдәсе була.

21 июльдә иртәнге җиденче яртыда Әлмәт шәһәренең Сергей Лазо урамы башында  Зәй елгасыннан Land Rover маркалы автомобиль табылган. Аны судан чыгаргач, анда ике үле кеше гәүдәсе була.

Һәлак булганнарның шәхесләрен ачыклаганнар инде - алар 34 яшьлек ике ир-ат булып чыга. Вакыйга урынына Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов һәм прокурор урынбасары Роман Шипков чыккан. Бу хәлнең шартлары ачыклана.

Фотолар ТР Прокуратурасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: