Зәй офыклары

«Зәй информ» — җиңүче!

Зәй телевидениесы иҗат коллективы әзерләгән ТАССРның 100 еллыгына багышланган фильм республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшысы дип табылды.

Узган җомгада «Татмедиа» бинасы янында Татарстанда егерме дүртенче тапкыр «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Аңа кадәр «Массакүләм матбугат чаралары урамы» фестивале булды. Биредә «Татмедиа» басмалары, татарча китаплар, радио, телевидение эшчәнлеге белән танышырга булды. Анда балалар өчен мастер-класслар үткәрелде.
Фестивальнең иң күңелле мизгеле XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү булды. Әлеге тантана тәүге тапкыр ачык һавада оештырылды. Бәйгене оештыручылар әйтүенчә, агымдагы елда әлеге дәрәҗәле «Бәллүр каләм — 2021» бәйгесендә 1823 эш каралган.
Шунысы игътибарга лаек, «ТАССРның йөз еллыгы темасын иң яхшы мәгълүмати яктырту» номинациясендә «Зәй-информ» агентлыгы җиңүчеләрнең берсе булды.

Әлеге номинациягә барлыгы 400дән артык гариза кабул итеп алынган. Шундый көчле эшләр арасында безнең агентлыкның “Зәй районы – ТАССРның 100еллык тарихында” дигән фильмы лаеклы дип табылуы куанычлы.
Тантанада баш хисапчысы Нина Павлова тырыш, намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәт хатына лаек булды. Хезмәттәшебезне әлеге хөкүмәт бүләге белән ихластан котлыйбыз.
«Зәй-информ» агентлыгына иҗат мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: