Зәй офыклары

Зәй инспекторлары лагерьларда балалар иминлеген тәэмин итү буенча чаралар уздыра

Мәктәп укучыларының каникуллары дәвам итә. Күпчелек балалар лагерьларда ял итә. Каникул чорында балалар иминлеге беренче урында булырга тиеш.

Зәй район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева һәм ирекле янгын хезмәте инспекторы Любовь Асташина бу көннәрдә “Йолдызлык” лагере территориясендә палаткалы лагерьларда ял итүчеләр белән очраштылар.

 Балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде,  дәүләт янгын хезмәте оешуга 95 ел тулуы, янгын сүндерүче һөнәре, көнкүрештә, табигать кочагында, лагерьда, урманда иминлекне тәэмин итү турында сөйләшү булды.

“Палаткаларда янгын турында автомат рәвештә хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылган. Балаларга аларның ни өчен кирәк булуы турында аңлаттык, шулай ук әгәр дә әлеге җайланма кычкыра башлаганда эш барышы буенча эвакуация да үткәрелде”, - ди инспектор Лилия Писарева.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: