Зәй офыклары

Зәй кафесында бер төркем яшьләр сугыш оештырган

Полиция хезмәткәрләре әлеге сугышны оештырчыларны эзли.

1 августта, шимбәдән якшәмбе төнендә, Зәй кафесының берсендә бер туркем кешеләр арасында сугыш була.

Кафе эчендә кунаклар арасында конфликт килеп чыккан, ул массакүләм сугышка әйләнгән. Яшьләр кафе эчендә бер-берсенә урындыклар  ата башлый. Бу хакта "Татар-информ" МА ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Һәлакәт нәтиҗәсендә ике ир-ат яраланган.

«Хәзерге вакытта конфликтта катнашкан бер кеше билгеләнде. Полиция хезмәткәрләре тагын икесен эзли. Сәламәтлегенә җиңел зыян салган һәм милекне бозган өчен җинаять эше кузгатылды", - дип сөйләделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: