Зәй офыклары

Зәй китапханәчесе һәм балалар иҗаты югары бәя алды

Зәй үзәк балалар китапханәсе баш белгече Чулпан Шәйхиева сөйли.

Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләүче балалар иҗат берләшмәсе карамагында тагын бер зур җиңү. Берләшмәдә шөгыльләнүчеләр катнашында Михаил Булгаковның “Роковые яйца” әсәренә төшерелгән буктрейлер “Укучы үстерәбез” Бөтенроссия бәйгесендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Бәйге ел башында илебездә балалар һәм яшүсмерләр уку программасына ярдәм итү буенча Бөтенроссия концепциясен тормышка ашыру кысаларында игълан ителгән иде. Мәртәбәле жюри каравына Россиянең 9 төбәгеннән 106 эш җибәрелеп, шуларның 39ы сайлап алынды. Шәһәребез үзәк балалар китапханәсе бәйгедә “Буктрейлер” номинациясендә катнашты. Моның өчен классик яки хәзерге әдәбияттан әсәр сайларга кирәк иде. Берләшмә әгъзалары рус классигы Михаил Булгаков иҗатына өстенлек бирделәр һәм бик теләп авторның фантастика аша ачыла торган чынбарлык дөньясына чумдылар. Язучының тормыштагы хәлләрне уйлап чыгарылган образлар белән кушып бирүе укучыларының игътибарын җәлеп итә, балаларда кызыксыну уята. Нәкъ менә шунлыктан буктрейлер өчен “Роковые яйца” әсәре сайланды. Ул 1924 елда язылып, 1925 елда басылып чыга. Бу чор кинематографиядә тавышсыз фильмнар иҗат ителү белән билгеле. Шунлыктан китапка трейлерны да шушы жанрда иҗат итү идеясе туды. Төшерү процессы катлаулы килеп чыкты, чөнки ул видео белән мультипликация жанрын берләштерә иде. Балаларның бер төркеме үзләрен актёрлар ролендә сынаса, икенчеләре әсәр өчен пластилиннан персонажлар әвәләделәр. Шунысы шатландыра, буктрейлер абруйлы жюри тарафыннан югары бәяләнеп, Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.
Чулпан Шәйхиева, үзәк балалар китапханәсе баш белгече.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: