Зәй офыклары

Зәй китапханәсендә «Алтын көзгә сәяхәт» дип исемләнгән чара оештырылды

Кунакларны көз турында кызыклы фактлар белән таныштырдылар, көз билгеләре, гореф-гадәтләре, «Сөмбелә» бәйрәме турында сөйләделәр.

Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Сөмбелә» клубы кысаларында елның матур фасылы – көзгә багышланган «Алтын көзгә сәяхәт» дип исемләнгән чара узды.
 

Татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре кунакларны көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды, көз билгеләр, гореф-гадәтләр, «Сөмбелә» бәйрәме турында сөйләде.
 

Катнашучылар конкурс биремнәрен үтәделәр, «Көз табышмаклары» викторинасында катнаштылар, җырладылар, биеделәр, үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: