Зәй офыклары

Зәй колледжында фәнни-гамәли конференция уза

Зәй политехник колледжында “Белем, һөнәри осталык, сыйфат: урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә тәрбия бирүнең теоретик һәм практик аспектлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза.

Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы планы кысаларында оештырыла.
-Бүгенге көндә эш бирүчеләр урта һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучыларга һөнәре буенча яхшы белгеч булудан тыш, аларның тәрбияле шәхес булулары таләбен дә куя. Әлеге конференция шул максатлардан чыгып та оештырылды. Эшләрне сайлап алу туры онлайн форматта узды.Безгә республиканың күпчелек урта һөнәри белем бирү уку йортларында укучылардан йөздән артык эш керде. Шулар арасыннан 30дан артыгы бүгенге конференциягә сайлап алынды. Аларга мәгариф идарәсе белгечләре, башка структуралар вәкилләреннән торган жюри бәя бирәчәк, - диде политехник колледжның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Людмила Белоногова.
Конференциядә катнашучылар өч секциягә бүленеп эшлиләр. Алар - “Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә яшьләр берләшмәләре - көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру факторы”, “Иҗади шәхес - һөнәри уңышка ирешү нигезе”, “Сәламәт яшәү рәвеше һәм тирә - як мохиткә сакчыл караш формалаштыру”. Аларда студентлар докладлар һәм тикшеренү эшләре белән чыгыш ясый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: