Зәй офыклары

Зәй командасы Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия көрәш ярышлары җиңүчесе булды

Зәйдә ике көн дәвамында булган ярышта өч келәмдә бил алыш узды.

22-23 гыйнварда Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия көрәш ярышлары үтте. Ике көн ярышта өч келәмдә бил алыш узды. Киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй районы командасы җиңүче булды. Башкортостан Республикасы –икенче, Теләче районы командасы  өченче урын алды. Үз авырлыгында зурлардан Радик Сәлахов - чемпион, Булат Гадершин -  икенче, 2006-2007 елгы яшүсмерләрдән - Җәмил Ибраһимов, 2004-2005 елгылар арасында - Илфат Миннегалиев, 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында Рамазан Мөхәммәтов – чемпион, Нияз Сәрвәров  өченче урында.

Булдырасыз, көрәшчеләребез, Сезгә тагын да зур уңышлар телибез.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: