Зәй офыклары

Зәйдә Украинада һәлак булган Дмитрий Милочкин белән хушлаштылар

Бүген -18 майда Зәйдә Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Дмитрий Милочкин белән хушлаштылар.

Якташыбыз Дмитрий Милочкин РФ Президенты Указы нигезендә хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык Ордены” белән бүләкләнә.

Ватан алдындагы хәрби бурычны үтәүче егетләребезгә хөрмәтебез чиксез. Бу көннәрдә Зәй менә шундый мөһим бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булган егетебезне мәңгелеккә югалту кайгысы белән яши.


Мәгълүм булганча, февраль азагыннан Украинада махсус хәрби операция бара. Биредәге бәрелешләрдә Зәй районы Поручик авылы егете – Дмитрий Милочкин һәлак булды.

18 майда Дмитрий белән саубуллашу “Энергетик” Мәдәният сараенда узды. Хис-кичерешләр әйтеп бетергесез иде. Егетне соңгы юлга озатырга килүчеләр мәдәният сараена гына сыймады, барысы да кызыл чәчәкләрне аның фотосурәте алдына күз яшьләре белән салдылар.


Дмитрий хәрби хезмәткә 2019 елның июль башында чакырылган булган, шул ук елны хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтәү өчен килешү төзегән. Ул Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалиндагы хәрби частьтендә хезмәт иткән. Украинада махсус хәрби опреация башлангач, бирегә алынган. Агымдагы елның 19 апрелендә Луганский һәм Донецский халык республикаларында барган бәрелешләрдә катнашканда Депровые торак пунктында 39нчы аерым мотоукчылар бригадасының беренче танк ротасы икенче взвод наводчигы Дмитрий Милочкин һәлак була. Аның турында җылы искә алып, 73489нчы хәрби часть командиры урынбасары, капитан Даниил Малов болай диде:

- Дмитрий танкы экипажы бәрелеш барышында засадага эләгә. Шул вакыт каршы як пехота танкка каршы гранатометтан ут ача, Дмитрий, дошманга яңа көч тупларга ирек бирмичә үз иптәшләрен гәүдәсе белән каллый һәм яраланып батырларча һәлак була. Хөрмәтле Людмила Михайловна, Фёдор Анатольевич! Сезнең улыгыз соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугрылыклы калды, ул үз гомере бәрабәренә иптәшләре гомерен саклады. Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә!


Дмитрий Федорович Милочкинның әти-әнисе, якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашып район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сабырлык теләделәр.


- Зәебез зур югалту кичерде. Без төбәгебезнең яшь, энергияле егетен соңгы юлга озатабыз. Билгеле булганча, агымдагы елның 22 февраленнән главнокомандующий, РФ Президенты Владимир Путин Донецский һәм Луганский халык республикаларын нацистлардан азат итү өчен махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. 84 көн дәвам итүче бу хәрби операция барышында, РФ Кораллы көчләре мәгълүмате буенча Украинаның хәрби-һава һәм һава көчләренә каршы оборонасы, диңгез флоты юк ителде. Күп кенә башка хәрби техника юкка чыгарылды. Шунысын да онытмаска кирәк, операция барышында Россия Федерациясе тарафыннан да хәрбиләрне югалту бар. 7 майга билгеле булган мәгълүматларга караганда, Татарстаннан бирегә хәрби хезмәткә чакырылган 62 кеше һәлак булган. Менә шуларның берсе – безнең Дмитрий Милочкин.
Без батыр егетнең әти-әниләренә, туганнарына түземлек телибез. Сезнең улыгыз Ватан горурлыгы, - диде Разиф Кәримов үз чыгышында.


Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов Дмиртий Милочкинга Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык Ордены” бирелү турында белдерде.
Дмитрий Милочкин 2000 елның 1 февралендә туган, Поручик авылы мәктәбен тәмамлагач Чаллыда Кама төзелеш колледжын бетергән, аңа бары 22 яшь.
Батыр егет үз туган авылы зиратында җирләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: