Зәй офыклары

Зәй мәктәпләрен тәмамлаучыларны зур спорт фестивале көтә

25 майда "Соңгы кыңгырау" тантаналары башка сыйныфлар һәм беренче чиратта унберенчене тәмамлап туган мәктәпләре белән хушлашучы 188 укучы өчен үткәрелә. Быел районда унберенчеләр өчен бу көнне матур истәлекле вакыйга итеп хәтердә калдыру максаты куелды. Район җитәкчелеге карары белән барлык чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" тантаналарыннан соң "Ялта-Зәй" чаңгы спорты...

25 майда "Соңгы кыңгырау" тантаналары башка сыйныфлар һәм беренче чиратта унберенчене тәмамлап туган мәктәпләре белән хушлашучы 188 укучы өчен үткәрелә. Быел районда унберенчеләр өчен бу көнне матур истәлекле вакыйга итеп хәтердә калдыру максаты куелды. Район җитәкчелеге карары белән барлык чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" тантаналарыннан соң "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгенә җыела. Биредә яшьләр өчен зур спорт фестивале оештырылачак, теләгән кешеләргә «Хезмәткә һәм оборонага әзер!" нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырыла. Спорт белән ял оештырып укучыларны 27 майда старт алачак бердәм дәүләт имтиханнарына күтәренке рухта кертү күздә тотыла. Беренче имтиханнар географиядән 11 укучы һәм рус әдәбиятыннан 18 укучы өчен Әлмәт шәһәрендә узачак. Уңышлар аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: