Зәй офыклары

Зәй, Нурлат һәм Азнакай – чәчү лидерлары

Татарстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 18 апрельгә республиканың 17 районында чәчү эшенә керешкәннәр. Сабан культураларын чәчү мәйданы буенча Нурлат районы игенчеләре беренче урында бара. Биредә 3907 гектар мәйданда чәчү эше башкарылган. Зәйдә - 3800, Азнакайда - 2850, Чистайда - 2800,...

Татарстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 18 апрельгә республиканың 17 районында чәчү эшенә керешкәннәр.

Сабан культураларын чәчү мәйданы буенча Нурлат районы игенчеләре беренче урында бара. Биредә 3907 гектар мәйданда чәчү эше башкарылган. Зәйдә - 3800, Азнакайда - 2850, Чистайда - 2800, Сарман районында - 2000 гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Тулаем алганда, республика буенча 20 238 (1,1 %) гектар мәйданда чәчү башкарылган инде. Быел яз иртә килде - узган ел бу вакытта 1030 гектар мәйданда гына чәчелгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: