Зәй офыклары

“Зәй офыклары” белән бергә булыгыз!

2022 елның беренче яртыеллыгына “Зәй офыклары” газетасына язылу дәвам итә.

Хәзерге мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда күп мәгълүматны интернет аша гына алырга күнексәк тә,  район газетасы үз укучыларын югалтмый.  Бу көннәрдә почта бүлекләрендә, редакциябездә кызу “урак өсте”: газета-журналларга язылу кампаниясе бара.   Вакытында язылып калырга ашыгыгыз!

“Бу яртыеллыкта район газетасына язылырга  онытылган, даими рәвештә район тормышы белән танышып бармагач, нидер җитмәгән сыман. Үзебезнең “Зәй офыклары” күңелгә аеруча якын,” – дип, газеталарга язылу кампаниясе төгәлләнгәч мөрәҗәгать итүче әбүнәчеләребез дә була.

Бүген “Зәй офыклары”на шәһәрнең “Энҗе” балалар бакчасы хезмәткәрләре күмәк язылды. Алар һәр яртыеллыкта газетабызга шулай язылып, без аларга газетаны бакчага илтеп бирәбез. Мондый элемтә шәһәрнең күп учреждениеләре, оешма-предприятиеләре белән булдырылды. Болай язылу бәясе очсызракка  төшә һәм аннан соң газетаны чыккан көнне  иртән үк урыннарга озатабыз. Аңа кадәр шәһәрнең 9нчы мәктәбе коллективы, китапханә, Иске Зәй мәдәният йорты, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре  шулай күмәкләп газетабызга язылган иде. Рәхмәт аларга “Зәй офыклары” белән бергә булганнары өчен!

“Зәй офыклары”ның газетасының 86 еллык тарихы бар. Бу еллар дәвамында районыбызның казанышлары, аның кешеләре, шатлыклы һәм аянычлы вакыйгалар, табышлар, югалтулар – боларның барысын да газетабыз битләрендә яктыртып киләбез. Ул безнең үзебез өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә әһәмиятле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: