Зәй офыклары

“Зәй офыклары” газетасына 2022 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу дәвам итә

2022 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Шулай ук “Зәй офыклары” газетасына да.

"Зәй офыклары" - район тормышын тулысынча яктыртучы бердәнбер басма. Редакция коллективы районыбыздагы яңалыклар, вакыйгалар, аның күркәм гаиләләре, хезмәт алдынгылары белән таныштыру, сездә килеп туган проблемаларны чишәргә ярдәм итү, туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә якыннарының җылы теләкләрен, белдерүләрне, телевидение программасын вакытында җиткерү максаты белән эшли. Моңа өстәп, республикада һәм илдәге мәгълүматны яктырткан “Атна вакыйгалары” кушымтасы да бер тупланмада килә.
 

Газетабызга язылу бәясе:


- редакциядән килеп алучылар өчен – 500 сум, юридик затларга – 600 сум;


-почта бүлекләре аша алдыручыларга – 815 сум 88 тиен;


-юридик затларга, ягъни оешма-предприятиеләр өчен - 905 сум 94 тиен.


Газета-журналларга үзегезгә уңайлы юлны сайлап - почта бүлегенә барып; почтальонны өйгә чакыртып; podpiska.pochta.ru яисә uslugi.tatarstan.ru сайтларында язылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: