Зәй офыклары

"Зәй офыклары" - зәйлеләрнең яраткан газетасы

Иске Зәй бистәсе почтальоннары Галина Пущаева, Любовь Глухова, Екатерина Резакова - “Зәй офыклары” газетасына иң күп яздыручы хат ташучылар.

“Зәй офыклары” газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә һәм ул декабрь ахырында төгәлләнә. Соңгы ике атнада “Зәй офыклары” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен актив язылучыларны атап китәбез.
Бу көннәрдә газетага редакция аша актив язылучыларыбыздан үзәк мәчет, шәһәрнең 7нче мәктәбе, музыка мәктәбе, “Шатлык” балалар бакчасы, “Энергетик” Мәдәният сарае коллективларын билгеләп үтәргә кирәк. Рәхмәт аларга “Зәй офыклары” белән бергә булганнары өчен!
Почта бүлекләре аша да газетага язылу эше актив алып барыла. Моңа кадәр авылларда иң яхшы күрсәткечләр Югары Шепкә почтальоны Гөлшат Әхмәтҗанова һәм Сарсаз-Баграждан Надежда Романовада иде. Шәһәрдә Иске Зәй бистәсе хат ташучылары - Галина Пущаева, Любовь Глухова, Екатерина Резакова - “Зәй офыклары” газетасына иң күп яздыручылардан.
“Зәй офыклары” – районыбызда татар телендә чыга торган бердәнбер басма мәгълүмат чарасы. Газета битләрендә сез туган төбәгебез, аның кешеләре, районда булып торган вакыйгалар хакында укып беләсез. Менә инде 86 ел газетабыз район тормышын яктырта. Анда иртәгәсе көн сәхифәләре дә язылсын өчен сезнең газетабыздан аерылмавыгыз кирәк, хөрмәтле укучыларыбыз! “Зәй офыклары”н өегезгә алдырып, сез һәрчак районыбыздагы яңалыклардан хәбәрдар булырсыз. Үзегезнең хат-хәбәрләрегез дә газета битләрендә дөнья күрер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: