Зәй офыклары

Зәй политехник колледжын 132 яшь кеше тәмамлады

Бүген Зәй политехник колледжында тантаналы төстә дипломнар тапшырылды.

Барлыгы 132 яшь белгеч кулларына төрле һөнәрләр буенча документ алды. Шуларның 25е уку йортын кызыл дипломга тәмамлады. Иң-иңнәрнәргә документларны  район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды. Быел “иң яхшы” билгеләргә генә тәмамлаучылар уку йорты тарихында беренче тапкыр шул кадәр күп күләмдә.

- Районыбызда һөнәр үзләштерү өчен шушындый уку йорты булу бик мөһим. Монда күпчелек Зәй яшьләренең белем алуы да куандыра. Алай гына да түгел безнекеләр илкүләмендә уздырылучы төрле һөнәр бәйгеләрендә җиңүләре, призлы урыннар алулары белән дә билгелеләр. Тагын шунысын өстәп әйтәсе килә колледжны тәмамлаучылар алг таба районыбыз предприятиеләрендә урнашып эшли ала, чөнки эшче һөнәрләренә сорау зур. Бүген уку йортын тәмамлаучыларга алга таба да уңышлар телибез, кайда гына хезмәт куйсалар да үз һөнәрләренең осталары булсыннар, - диде ул.

 Политехник колледж буларак уку йорты инде ундүртенче чыгарылышны чыгарды.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: