Зәй офыклары

Зәй полиция хезмәткәрләре маска режимын саклауны тикшерә

Полиция хезмәткәрләре кибетләрдә битлек режимының үтәлү-үтәлмәвен тикшерә.

Коронавирус белән бәйле чикләүләрнең берсе - җәмәгать урыннарында битлекләр кию мәҗбүри икәнен барыбыз да яхшы белә. Ике ел дәвам иткән пандемия вакытында яңалыкларга күнегергә мөмкин булса да, кызганыч, кайберәүләр кагыйдәләрне үтәп бетерми. Полиция хезмәткәрләре кибетләрдә битлек режимының үтәлү-үтәлмәвен тикшерә. Узган атнада Административ хокук бозулар кодексы нигезендә 52 административ беркетмә төзелгән, аның 1се - вазифаи затка карата.

 “Безнең максат – халыкны штрафка тарту түгел, ә таләпләрне үтәү үз сәламәтлегең, әйләнә-тирәдәгеләр өчен мөһим булуын аңлату. Еш кына кайбер кибетләрдә мондый күренеш күзәтелә: сатучылар, сатып алучылар битлекне иякләренә төшереп куйган булалар, ә полиция хезмәткәрен күргәч, борыннарына кадәр күтәреп куялар. Битлек ул иң беренче чиратта үзеңнең иминлегең өчен кирәк”, - дип ассызыклый полиция хезмәткәрләре.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: