Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй район үзәк дәваханәсендә яңа рентген җиһазларын монтажлау башланды

Заманча рентген аппараты Зәйгә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча кайтарылды.

Зәй район үзәк дәваханәсе диагностика үзәгендә яңа рентген җиһазларын монтажлау башланды. Бу хакта район оператив штаб утырышында баш табиб Айдар Фатыйхов хәбәр итте. Заманча рентген аппараты Зәйгә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медицина - санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проекты кысаларында кайтарылды. Хәзерге вакытта иске җиһазларны сүтү бара, аннары яңаларын урнаштыру башланачак. Район үзәк дәваханәсе баш табибы сүзләренә караганда, заманча аппарат пациентларга да, табибларга да рентгенологик тәэсир итүне шактый киметәчәк. Моннан тыш, санлы формат кирәк булган очракта, рентген фотоларын бердәм медицина мәгълүмат базасына тиз арада кертү мөмкинлеге дә булачак.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев