Зәй офыклары

Зәй районының иң яхшы хат ташучылары

“Зәй офыклары”на яздыртуда иң яхшы эшләүче почтальоннар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Декабрь аена да аяк бастык. Димәк, газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнүгә дә күп вакыт калмый. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр белән “Зәй офык-лары” район газетасына язылуны кичектереп килгән булсагыз, ашыгыгыз! Вакыт бик тиз уза ул!
“Зәй офыклары” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен редакциянең үзендә дә, почта бүлекләре аша да язылу эше актив алып барыла. Соңгы атналарда газетабызга актив язылучылардан авыл мәктәпләре коллективларын билгеләп үтәргә кирәк. Рәхмәт аларга “Зәй офыклары” белән бергә булганнары өчен!
Почта бүлекләре аша “Зәй офыклары”на яздыруда иң яхшы күрсәткечләр Чыбыклы авылы почтальоннарында! Почта бүлеге башлыгы Венера Мөфтиева, хат ташучылар Фаилә Миннекәева, Рәйханә Сафиуллина газетабызга яздыртуда иң яхшы эшләүчеләрдән. Почта хезмәткәрләренең бурычы – һәр йорт хуҗасына барып җитү, аларга матбугатка язылуның әһәмиятен аңлату. Газета-журналларны интернет, электрон массакүләм коммуникация чаралары алыштырган заманда бу бик кыен, әлбәттә. Без газета аша район почтамтының барлык хезмәткәрләренә, почтальоннарына район матбугатын әбунәчеләребезгә таратуда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Райондагы яңалыклар, авыл хуҗалыгындагы, предприятие-оешмалардагы эшләрнең торышы, спорт, мәгариф һәм мәдәният тармагындагы чаралар, хезмәт алдынгылары, актив яшьләр, мактаулы гаиләләр һәм башка бик күп хәлләр турында сез, хөрмәтле газета укучылар, бары тик җирле матбугаттан гына белә аласыз. Шуңа күрә киләсе елга да бездән аерылмагыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: