Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Әниләр көне белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Бөек һәм изге Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылылыгы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәшенә мохтаҗ.
Әлеге бәйрәм тагын бер кат әниләребезгә ана мәхәббәте һәм кайгыртуы, аңлавы һәм мәрхәмәте өчен зур рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә. Бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы әниләргә, киң һәм рәхимле күңелләре белән ятим балаларга әни булучы олуг затларга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм.
Кадерле хатын-кызлар! Сезнең кулларда - безнең киләчәк. Без, балалар тәрбияләү белән беррәттән, хезмәттә уңышларга ирешкән, илебез, республикабыз, район-шәһәребезнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашучы хатын-кызларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шул ук вакытта сез игелекле, сөйкемле һәм мөлаем булып каласыз!
Иҗади хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз, зирәклегегез өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балаларыгыз һәм якыннарыгыз белән үзара аңлашып, балаларыгызның игелеген тоеп яшәвегезне телим! Һәр йортта тынычлык һәм җылылык булсын!
Хөрмәт белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев