Зәй офыклары

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Telegram мессенджерында шәхси канал ачты

Район башлыгы Telegram-каналында беренче хәбәр алтынчы июньдә чыккан.

Июнь башында популяр мессенджерда Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов үз каналын булдырды. Хәзер Зәй тормышы белән кызыксынучы һәм социаль челтәрләрдән мәгълүмат алуны өстен күргән һәркем шәһәр һәм районның мөһим вакыйгалары турында ачык форматта белә ала. Шулай ук каналда Зәй районы башлыгы катнашында эшлекле сәфәрләр, киңәшмәләр турында мәгълүмат бастырыла.

Разиф Кәримовның Telegram-каналына сылтама буенча язылырга мөмкин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: