Зәй офыклары

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе ветераннарны котлады

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Разиф Кәримов, Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров исеменнән бүләкләр тапшыру - ул акция түгел, ә бүгенге тыныч тормышыбыз өчен сугыш елларында фашистларга каршы көрәштә үзләрен аямаган ветераннарыбыз белән очрашу-аралашу. Бүген башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов Бөек Ватан сугышында катнашкан 6...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Разиф Кәримов, Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров исеменнән бүләкләр тапшыру - ул акция түгел, ә бүгенге тыныч тормышыбыз өчен сугыш елларында фашистларга каршы көрәштә үзләрен аямаган ветераннарыбыз белән очрашу-аралашу.

Бүген башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 ветеранны өйләренә барып котлады. Алты тормыш тарихы, алты каһарманнарча язмыш: Анна Миннебаева, Илья Пайгильдин, Валентина Лыкова, Николай Лапин, Харис Зарипов, Мирсалих Янгиров. Илнар Фәнилович ветераннарыбызның һәркайсына фронтта дошманга көршы көрәштә батырлыклары һәм сугыштан соң илне торгызуда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, безнең буын алар белән горурлануын ассызыклады. 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары аларга бүләкләр әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: