Зәй офыклары

Зәй районында бер айлык балага COVID-19 диагнозы куелган

Гаиләдә барлык өлкәннәр дә прививка ясатмаган булган.

30 июльдә Зәйдә коронавирус йогышы белән авыруның ике очрагы расланды. Аларның берсендә COVID-19 белән бер айлык баланың авыруы ачыкланды. Бала июнь аенда туган. Гаилә Казанда яши, бала тугач Зәй районына туганнарына кайтканнар. Гаиләдәге барлык өлкәннәр дә COVID-19га каршы прививка ясатмаган булган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан бу очрак буенча тикшерү үткәрелә. Бала авыруны контактлы ысул белән башкалардан йоктырган, дигән шик бар.

Шулай ук COVID-19 йогышы 1997 елгы ир-атта расланган, ул аэропорт хезмәткәре булып эшли. Бу зәйле дә COVID-19дан прививка ясатмаган булган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан аның элемтәләре ачыклана.

Ике очракта да авыру җиңел формада уза.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 55 яңа  очрагы теркәлгән, җидесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 12 кеше хастаханәләргә салынган, 43 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – утыз биш, Чаллыда – унбер кешегә коронавирус диагнозы куелган.Тукай районында – өч, Түбән Камада – ике, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Лаеш районнарында берәр очрак теркәлгән.

31 июльгә  Татарстанда COVID-19ның 23 931 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 21 274 кеше терелде, шул исәптән 59 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Бүгенге көнгә 825 824 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 606 371е –вакцинаның икенче компонентын ясатты.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: