Узган атнада ОРВИ белән авыручылар 50 процентка арткан.
Зәй районында коронавирус инфекциясе һәм пневмония буенча хәл киеренке кала бирә. Узган атнада ОРВИ белән авыручылар 50 процентка арткан. Бу ялларда тагын 5 кеше ковид йоктырган, шуның 3се - пенсионер, 2се - эшләүче.
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә шәһәр-районда коронавирус инфекциясенә каршы 24659 кеше вакцинаның беренче компонентын һәм ревакцинация ясаткан. Бу - 72,3 процент, шул ук вакытта авыл җирлекләре буенча бу күрсәткеч - 89,6 процент. Узган атнада 102 кешегә пневмония диагнозы куелган.
Шунысын да әйтик, ноябрь аенда районда ковид һәм пневмониядән 19 кеше үлгән.
Шәһәр-районда Роспотребнадзор таләпләре үтәү буенча эш максатчан алып барыла. Бүгенге көнгә прививка ясатмаган 118 кеше эштән читләштерелгән, шуның 49ы – предприятиеләрдә, 59ы - шәхси эшмәкәрләрдә, 10сы бюджет оешмаларында эшләүчеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз