Зәй офыклары

Зәй шәһәре прокуратурасы ятим балаларның торак алуга хокукларын яклады

Зәй шәһәр прокуратурасы кергән мөрәҗәгатьләр буенча ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча эшне тикшерде.

Әти-әни каравыннан мәхрүм калучыларның берсенә -12, икенчесе 5 яшь була. Алар балигъ булганнан соң торак белән тәэмин ителергә тиешле категория исемлегенә кертелгән булганнар. Әмма политехник колледжны тәмамлаганнан соң, махсус торак белән тәэмин ителмәгәннәр. Хәзерге вакытта арендага алынган фатирларда яшәргә мәҗбүр.
Прокурор әлеге гражданнарның торак хокукларын яклау буенча әлеге гражданнарга махсус торак фондыннан найм килешүе белән торак бирү турында судка һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына иск гаризалары белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләр суд тарафыннан каралган һәм канәгатьләндерелгән.
Җавап тотучы як әлеге карларны кабаттан карауны таләп иткән. Әмма ТР Югары суды аларны үзгәрешсез калдырган.
Суд карарлары үтәлеше прокуратура контролендә.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: