Зәй офыклары

Зәй солдатының һәлак булуы турында рәсми хәбәр килде

Зәй районы Хәрби комиссариаты якташыбыз - 22 яшьлек хәрби Дмитрий Федорович Милочкинның һәлак булуы турында фаҗигале хәбәр алды.

Зәй районының Поручиково авылында яшәүче 35390 хәрби часте (Сахалин өлкәсе) хәрби хезмәткәре рядовой Дмитрий Федорович Милочкин ЛНР һәм ДНР территориясендә махсус хәрби операция үтәгәндә һәлак булды.

Дмитрий Милочкин хәрби хезмәткә 2019 елның 3 июлендә чакырылган, шул ук елны хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән.

Барлык оештыру мәсьәләләрен хәрби бүлек, район хакимияте һәм хәрби комиссариат үз өстенә алачак.

Чыганак: Зәй  муниципаль районы матбугат хезмәте.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: