Зәй офыклары

Зәй социаль хезмәткәрләре мошенниклыкны кисәтү турында сөйләштеләр

Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды.

Дәрестә Зәй прокуроры ярдәмчесе Аделина Зидиханова катнашып, социаль хезмәткәрләр белән мошенниклыкны кисәтүгә багышланган сөйләшү алып барды. Еш кына өлкән яшьтәгеләр һәм социаль яктан якланмаганнар зыян күрә. Аделина Булатовна кырыгалдарлардан ничек сакланырга, караклыкның киң таралган ысуллары турында сөйләп, профилактик эш алып барылуга карамастан, әлеге тема бүгенге көндә актуаль булып кала бирә, диде. Очрашу барышында алынган белемнәрне ныгыту өчен тест биремен үтәү булды. Социаль хезмәткәрләргә тормыштагы төрле мәсьәләләр һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган вариантлары тәкъдим ителде.
“Хәзер социаль хезмәткәрләрнең бурычы – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында мошенниклар кармагына эләкмәс өчен аңлату эшләре алып бару”, -ди социаль хезмәткәрләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: