Зәй офыклары

Зәй спортчылары Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе бүләкләрен алды

Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе 2021-2022 кышкы спорт сезонына тантаналы төстә нәтиҗә ясады.

16 майда Казанда Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе 2021-2022 кышкы спорт сезонына тантаналы төстә нәтиҗә ясады.

Анда Россия чаңгы узышлары Федерациясе Президенты Елена Вяльбе катнашты. Чара кунакларын Елена Вяльбе һәм Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе Президенты Илшат Фәрдиев сәламләп, 2021-2022 кышкы спорт сезонында башкарылган эшләргә җылы сүзләрен юлладылар. Чарада сезон дәвамында бөтенроссия һәм халыкара стартларда гомуми җиңүгә өлеш керткән Зәйнең Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.


Антон Тимашов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ирина Ибрагимов 23 яшькә кадәр булган яшьләр арасында 2021-2022 кышкы спорт сезонында җиңү яулаганы өчен Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе Рәхмәт хаты, 110 000 сумлык сертификат һәм истәлекле статуэтка белән бүләкләнде. Аның тренеры А. И. Базайченко диплом һәм статуэткага ия булды.


Әлеге яшь төркемендә 2021-2022 кышкы спорт сезонында призлы икенче урын алган Полина Лобастова Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе Дипломы белән бүләкләнде.


Христина Мацокина ТР Спорт министрлыгы Мактау грамотасына, Альбина Вәлиәхмәтова  19-20 яшьлекләр арасында 2021-2022 кышкы спорт сезонында икенче урын яулап, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе Дипломына ия булды.
Анна Кощеева әлеге яшь төркемендә өченче урын алып, шулай ук Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе Дипломы белән бүләкләнде.


Зәйнең Федор Симашев исемендәге  спорт мәктәбе Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясеннән чаңгы мае һәм парафин алу өчен 60 мең сумлык сертификатка ия булды.
Чарада "Барс" спорт мәктәбе тренеры күпсанлы республика һәм Бөтенроссия чаңгы ярышлары җиңүчесе һәм призеры Михаил Комендантовка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде.
Спорт һәм физик культура өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе офис-менеджеры Наталья Сметанина ТР Спорт министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: