Зәй офыклары

Зәй укучылары командасы "Президент спорт уеннары" ярышларының төбәк этабында өченче урын алды

26-28 майда Бөгелмәдә мәктәп укучыларының «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы финалы узды.

Зәй муниципаль районы данын шәһәрнең 4 мәктәбеннән 2007-2008 елларда туганнардан торган укучылар командасы яклады.

Өч көн дәвамында балалар үзләренең төрле спорт төрләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Аерым алганда эстафетада,  стрит болда, волейболда, тенниста, йөзү һәм футболда ярыштылар. Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча команда 3 нче гомумкоманда урынын яулады. 
Җиңел атлетикада кызлар - I ; волейболда  малайлар -  II ; футболда малайлар - II; күптөрле уеннар ярышларында команда - III урын алдылар.

Укучыларны  укытучылар Юрий Краснов, Сергей Бушуев әзерләде, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: