Зәй офыклары

Зәй укучылары математиканы да яхшы белә

Казанда “Дуслык” республика олимпиадалар үзәгендә математика фәне буенча “Олимпка юл” республика фән бәйгесе узды.

17-19 гыйнварда “Дуслык” республика олимпиадалар үзәгендә математика фәне буенча “Олимпка юл” республика фән бәйгесендә VII-XI сыйныфларның район этабы җиңүчеләре көч сынашты. Биредә Зәй шәһәре 4нче мәктәбенең V сыйныф укучысы Артем Тимофеев кабат җиңүче булды. Әлеге укучыны республикада уникаль бала буларак билгелиләр. Ул инде берничә фән олимпиадасында берничә ел рәттән республикада югары сыйныфлар биремнәрен иң югары баллга эшләп сокландыра.
Математика фәне олимпиадасы нәтиҗәләре буенча шулай ук 2нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Наталья Козлова, 4нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Виталий Бочкарев призерлар булдылар. Бу укучылар да инде берничә ел рәттән әлеге фәннән республика олимпиадасы призерлары булып килә.

Әлеге укучыларны олимпиадага 4нче мәктәпнең математика укытучылары Венера Калистратова, Ирина Архипова, 2нче мәктәпнең математика укытучысы Альмира Мухаметкильдина, мәктәп укучыларының кече академиясеннән Лилия Шаяхметова әзерләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: