Зәй офыклары

Зәй укучылары Ватан каһарманнары көнен патриотик рухта билгеләп үтә

9 декабрь - Ватан каһарманнары көне. Шул уңайдан Зәй районы мәктәпләрендә бүген тематик сыйныф сәгатьләре, патриотик рухтагы чаралар үтте.

Шәһәрнең 4нче мәктәбе VIII А сыйныфы укучылары исә аны аеруча горурлык хисе белән, үз ерак  бабаларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында башлангыч сыйныф укучыларына сөйләп билгеләп үтте. Шулай ук әфган сугышында интернациональ бурычын үтәгән, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән районыбыз ир-егетләре турында да мәгълүмат җиткерде алар үсеп килүче буынга.

- Безнең өчен укучыларны патриотик хисләрдә тәрбияләү бик мөһим. Алар ерак бабаларының туган ил өчен куйган көчен, батырлыгын, ир-егетләребезнең ил иминлеге сагында үз-үзләрен аямауларын горурлык белән искә алырга бурычлы. Шуңа да без  Россия каһарманнарына хөрмәт күрсәтеп, әлеге датаны аерым хис белән билгеләп үтәбез, - ди сыйныф җитәкчесе Роза Борисенко.

Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышының героик сәхифәләрен, әфган һәм чечен сугышларының фаҗигале вакыйгаларын искә төшерделәр, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Ил Президенты Владимир Путинның: Россия даны елъязмасы беркайчан да туктатылмаячак, чөнки патриотизм, батырлык, авыр минутларда төрле милләт кешеләренең ил иминлеген якларга  әзер булуы бәхәссез. Бу мөһим  сыйфат безнең халык холкында,  - дигән цитатасын укучылар бердәм кабатлады.

Фотолар 4нче мәктәптән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: