Зәй офыклары

Зәй волонтерларын бәйрәм белән котладылар

Декабрьдә Россиядә Волонтерлар көне билгеләп үтелә.

5 декабрьдә Россиядә Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Бу көн Россия Президенты Указы белән 2017 елның 27 ноябрендә гамәлгә куелды.
“Волонтер”- инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылалар, ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Соңгы еллардагы эпидемиология вазгыяте шартларында волонтерлар үзләрен өлкән буын кешеләренә ярдәм итүдә дә күрсәттеләр.
«Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре Волонтерлар көне уңаеннан «Profistyle» волонтерлар отряды белән тренинг-уен үткәрделәр, ул социаль активлыкны арттыруга юнәлдерелгән иде.
“Без «Profistyle» волонтерлар отряды активистларын бәйрәм белән котлыйбыз. Бу өлкәдә үсеш телибез, алга барырга һәм мотивацияне беркайчан да югалтмаска! Сез кешеләргә игелек өләшәсез”, - ди Зәй волонтерларын бәйрәм белән котлап, үзәкнең социаль педагогы Елена Куличкова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: