Зәй офыклары

Зәй яшьармиячеләр отряды республика ярышларында катнашты

Зәйнең 6нчы мәктәбенең Советлар Союзы Герое Николай Майков исемендәге яшьармиячеләр отряды Казанда узган "Яшьармиячеләр, алга!” дигән республика ярышларында катнаштылар.

Зәй командасы ярышларга районда яшь армия хәрәкәте җитәкчесе Александр Ширяев җитәкчелегендә барды. Аның әйтүенчә, якташларыбыз уңышлы гына чыгыш ясаган.


- “Калашиков автоматын сүтү-җыю” номинациясендә Зәй командасы III урынны яулады. Шәхси зачетта Алинә Илларионова I урынга чыкты, - дип уртаклашты Александр Иванович Ширяев.
 

60 метр арага йөгерүдә Регина Усманова шулай ук I урынны яулаган. Граната ыргытуда безнең Динар Омаровка тиңнәр булмаган (I урын). Ул грананатаны 51 метр 70 сантиметрга ыргыткан.
 

Мондый ярышлар Татарстанда җиденче тапкыр узды. 2016 елдан башлап ярыш республиканың "Яшь армия" хәрәкәте эгидасы астында уза.

Александр Ширяев фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: