Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй "Яшьләр” паркы  проектын тормышка ашыру өчен федераль грант отты

18 августта Тамбовта "Тормыш өчен мохит" форумында кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Халык саны 20 меңнән 50 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр категориясендә Зәй "Яшьләр” паркы проекты белән җиңү яулады. Паркны төзекләндерүгә шәһәр 85 млн сум күләмендә грант алды.

Исегезгә төшерәбез, Зәйдә парк зонасын төзү буенча эшләр башланды инде. Бер төркем архитекторлар зәйлеләр белән иҗтимагый киңлекнең барлык детальләре буенча фикер алышу оештырган иде. "Яшьләр" паркында актив ял итү, иҗат белән шөгыльләнү өчен төрле мәйданчыклар булдырылачак.

Зәй белән бергә Татарстанның тагын биш шәһәре -  Болгар, Яшел Үзән, Алабуга, Лаеш һәм Лениногорск иҗтимагый киңлекләрне булдыру өчен грант отты. Татарстан шәһәрләренә бүлеп биреләчәк грантның гомуми суммасы 510 млн сум тәшкил итә.  

Чыганак һәм фото: ТР шәһәрләрен үстерү институты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев