Зәй офыклары

Зәй йөгерешчеләре зур җиңүләр белән Зәйгә кайтты

Казанда кышкы республика беренчелегенә җиңел атлетика ярышлары үтте.

3 - 6 декабрьдә Казанда 2005-2006, 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында кышкы республика беренчелегенә җиңел атлетика ярышлары үтте. Анда «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар катнашты. Беренче көнне 400 метр арада Мария Устимкина, 1500 метрда Богдан Волков, Рифат Әгъләмов - I, Адель Шәрәфиев II урын алды. Икенче көнне 800 метр арада Мария Устимкинага тиңнәр булмады.

2000 мерга каршылыклы йөгерүдә Богдан Волков, Рифат Әгъләмов - I, Руслана Алава  – II, Адель Шәрәфиев III урында.

Мария Устимкина Түбән Кама белән берләштерелгән команда составында  4х200 метрга эстафета ярышларында  чемпион калды.

Фотолар спорт идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: