Зәй офыклары

Зәй “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы”на кушылды

Бүгеннән республикада, шул исәптән Зәйдә, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы” башланды. Ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Атналыкның максаты - җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
Әлеге атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасын кисәтүгә юнәлдерелгән. Атналык балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында искәртү чараларын үз эченә ала, дип белдерәләр ЮХИДИ бүлегендә.
Әлеге уңайдан мәктәпләрдә җитәкчеләр, укытучылар составы һәм анда хезмәт күрсәтүче эшче персонал белән инструктажлар, "Куркынычсызлык дәресләре" үткәрелә.
Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре каршында юлда үз-үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячаклар, балаларны яктылыкны кире кайтаручы элементлар кергән киемнәрдән йөртүгә зур игътибар биреләчәк, мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге паспортлары төзеләчәк яки яңартылачак, «Өй - мәктәп - өй» куркынычсыз маршруты схемалары барланачак, ул күренә торган урынга эленәчәк, юл һәлакәтләре аеруча күп була торган урыннар, җәяүле балалар өчен куркыныч тудыручы территорияләр күздән кичереләчәк.
Моннан тыш, атналык алдыннан Дәүләт автоинспекциясе «Балачакның игелекле юлы» Бөтенроссия матбагасы белән берлектә ике интернет-челлендж эшләтеп җибәрде. Аларның берсе – #ВезуребенкаПравильно яшь пассажирларның куркынычсызлыгын арттыруга һәм балаларны машинада йөртү җайланмаларыннан файдалануны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Икенче челлендж - #ВозьмиРебенкЗаРуку- юл аша чыгу урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү. Бу интернет-челленджларга барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен челленджлар тематикасы буенча кыска видеоролик (1 минутка кадәр) ясарга, аны үз битеңдә, тиешле хештегны күрсәтеп урнаштырырга кирәк. 3 видеоролик юл хәрәкәте иминлеге атнасы ахырында җиңүче дип табылачак.
Безнең шәһәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы Зәйнең 7нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча спектакль күрсәтүдән башланды.

Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: